Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада узган атнада 3 авыр җинаять теркәлгән

Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.

Бер атна эчендә кизү бүлегенә җинаятьләр турында 278 хәбәр алынган. Авыр һәм аеруча авыр төргә караган 3 җинаять теркәлгән. 

Беренче җинаять — банк счетыннан акча урлау. Билгесез зат, банк картасы счетын тикшерү тәкъдиме белән, җирле 45 яшьлек ханымның акчасына ия була. Китерелгән зыян суммасы 60 мең сумнан артык тәшкил итте. Икенче җинаять — мошенниклык. Билгесез зат интернет аша керем алу сылтавы белән 39 һәм 43 яшьлек алабугалыларның 1,5 миллион сумнан артык акчасын үзләштерә. Өченче җинаять — наркотик матдәләр сату.

Моннан тыш теркәлгән җинаятьләр:
— 3 караклык очрагы, шуларның икесе әлегә ачыкланмаган. Ачыкланмаганы: Әйләнеч шоссе урамындагы кибеттән көнкүреш техникасын урлау. Китерелгән зыян суммасы — 26 мең сум. Ачыкланган җинаятьләр: азык-төлек кибеттеннән ашамлыклар урлаган өчен 41 яшьлек Чаллы кешесе һәм 52, 42 яшьлек ике алабугалы тоткарланган. Тагын бер җинаять өчен 48 яшьлек ир кулга алынган. Ул 54 яшьлек алабугалының милкен урлаган; 
— алдаучылыкның 4 очрагы. Берсендә, 63 яшьлек алабугалы ханым интернет аша электр секаторы өчен 3 800 мең сум түли. Ләкин сатучы аңа сыйфатсыз товар җибәрә. 

Икенчесендә, 42 яшьлек ир интернет аша йорт җиһазы сатып алганда 27 мең сум акчасыннан колак кага. Өченчесендә, билгесез зат инвестицияләрдән керем алу тәкъдиме белән 35 яшьлек алабугалы ханымның 15 мең сум акчасын үзләштерә. Дүртенче очракта билгесез зат кредит тарихын яхшырту сылтавы белән 55 яшьлек ханымның 30 мең сум күләмендә акчасын үзләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев