Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Василий Горшунов хөрмәтенә яңа урам барлыкка килде

Чарага мәртәбәле кунаклар җыелды.

Алабуганың бер урамына Бөек Ватан сугышы ветераны, дәүләт иминлеге органнарының мактаулы хезмәткәре Василий Горшунов исеме бирелде. Халыкта аны «яшәү юлы» дип атыйлар, чөнки ул озак еллар шәһәр белән 4 нче микрорайонны тоташтырган бердәнбер юл иде (Әйләнеч шоссесыннан тыш).

Җыелучыларны Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Ул ассызыклаганча, Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елында батырлык, ныклык һәм Ватанга тугрылык күрсәткән кешеләрне искә алу аеруча мөһим. Котлау сүзенә Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе ветераннар Советы Рәисе Эльгиз Миңнуллин да кушылды.

Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе музее директоры Марат Садыйков 2000-20005 елларда Алабуга районында хезмәт итүе, аннары В. Я. Горшунов тормышы турында сөйләде. Дәүләт куркынычсызлыгы органнары ветераны Владимир Свечников озак вакыт Василий Яковлевич белән бергә хезмәт иткән, ул аларның эшендәге кайбер эпизодлар турында сөйләде.

Фронтовикның кызы Ирина Васильевна Горшунова җавап сүзе белән чыгыш ясады. Ул хисләрен тыя алмады һәм алабугалыларга әтисе искә алулары өчен рәхмәт белдерде.

Василий Яковлевич 1921 елның 5 августында Олы Тарловка авылында туа, Алабугада эшчеләр факультетын тәмамлый, 1940 елда Саратов Кызыл Байраклы танк училищесына укырга керә, аны тәмамлагач ук фронтка китә. Герой Брянск өлкәсендә сугышкан, ә Курск сугышында каты яраланып, туган якларына инвалид булып кайта.

Биредә аңа хәрби әсирләр өчен Алабуга лагеренда эш тәкъдим итәләр — Горшуновның Дәүләт куркынычсызлыгы органнарында хезмәт юлы шулай башлана. Оператив эшчәнлек нәтиҗәсендә Василий Яковлевич һәм аның хезмәттәшләре оккупацияләнгән территорияләрдә тыныч халыкка карата ерткычлык кылган 100дән артык хәрби җинаятьчене ачыклап, фаш иткәннәр. Моннан тыш, Горшунов антифашистлар, шул исәптән Германия Демократик Республикасы дәүләт куркынычсызлыгы министры урынбасары булган Герман Ренч белән элемтәләрне җайга сала.

Шуннан соң Василий Яковлевич озак вакыт Казан дәүләт химия-технология университеты проректоры урынбасары булып эшли. Ә пенсиягә чыккач Татарстан АССР дәүләт куркынычсызлыгы комитетының ветераннар Советын җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев