Алабугада Ватан Геройлары көнендә Дан почмагын ачтылар
Бүген Ватан Геройлары Көне.
Ватан Геройлары көне — Ватан өчен, баш өстендәге тыныч күк йөзе, якты киләчәк өчен үзләрен корбан иткән сугышчыларны искә алу көне. Әлеге бәйрәм 8 нче мәктәптә билгеләп үтелә. Ватан өчен гомерләрен биргән дүрт герой да шушы мәктәпне тәмамлаган.
Чара Дан почмагын ачудан башланды. Стенада «Сезнең батырлыгыгыз үлемсез... » дип язылган, астарак дүрт герой — Руслан Шәрәфетдинов, Юрий Потанин, Станислав Большаков һәм Антон Любота фотолары урнашкан.
Катнашучыларны мәктәп директоры Илшат Зәйнаков сәламләде. Укучылар алдында һәлак булган геройларның туганнары һәм якыннары чыгыш ясады. Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында балалар беркемне дә битараф калдырмаган шигырьләр укыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев