Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт булды

Алабуга шәһәр Мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара узды.

Алабугалыларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Олег Колпаков котлады һәм бүләкләр тапшырды. «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән Морт авыл җирлеге башлыгы Фәиз Закировны бүләкләделәр. Үзәк китапханә системасы рәссамы Виктор Селиверстовка ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырдылар.

Тамашачылар алдында котлау сүзләре белән АМР ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов һәм хәрби хезмәт ветераны, запастагы майор Сергей Киселев чыгыш ясады.

Хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдат әниләренә чәчәкләр тапшырылды һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Аннан соң шәһәр мәдәният йорты сәхнәсендә бәйрәм концерты булды, анда бер-бер артлы хореография һәм вокал коллективлары, иҗади номерлар күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев