Алабугада ветеран истәлеген мәңгеләштерделәр
Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрәкыйп Мөбарәк улы Мөбарәкшин истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы 13 ноябрьдә Алабуга политехник көллияте бинасы янында узды. Анда ветераннар, җитәкчеләр, студентлар, педагоглар, яшьләр иҗтимагый хәрәкәтләре вәкилләре чакырылган иде.
Сугыш ветераны истәлеге район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм АМР ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов инициативасы белән, Алабуга политехника көллияте директоры Светлана Соколова ярдәме белән мәңгеләштерелде.
Колледж студентларына якташыбыз Габдрәкыйп Мөбарәк улы тормышының төп мизгелләре турында сөйләделәр.
Габдрәкыйп Мөбарәк улы Мөбарәкшин 1927 елның 13 ноябрендә ТАССРның Арча районы Корайван авылында туа. Җиде сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли башлый. 1944 елның декабрендә фронтка алына. Радиотелеграфист, аннары — радиоприем пункты җитәкчесе булып хезмәт итә. 1952 елның октябрь ахырында демобилизацияләнә. Тыныч тормышка кайткач, авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесында механик-комбайнчылар курсларында белем ала. Берникадәр вакыт электромонтер булып эшли. Ә 1954 елда 9 нчы механизация училищесына производствода укыту мастеры сыйфатында кабул ителә. 50 нче еллар азагында Арча машина-трактор станциясендә тракторчылар бригадиры ярдәмчесе, аннары механик, техник күзәтчелек буенча инженер булып эшли. Тиздән механизация училищесында эшен дәвам итә.
60 нчы еллар башында укуын дәвам итәргә була һәм Орехово-Зуевск индустриаль-педагогик техникумын, берничә елдан соң Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1971 елның августында Алабуганың 11 нче санлы СПТУда җитештерү буенча директор урынбасары булып эшли башлый.
1978 елдан башлап дүрт ел дәвамында агроном, инженер, районның үсемлекләрне саклау станциясендә җитәкче булып эшли. 1982 елның августында яңадан педагогик эшчәнлегенә кайта, 11 нче һөнәри техника училищесының укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булаып эшли башлый. 1987 елның нояберендә лаеклы ялга чыга. Шул вакыттан ветеран актив рәвештә иҗтимагый эш белән шөгыльләнә башлый. Башта — 79 нчы лицейның ветераннар советы рәисе була, ә 2005 елдан башлап ун ел дәвамында Алабуга районы ветераннарының иҗтимагый оешмасын җитәкли.
Фронтовик Габдрәкыйп Мөбарәкшин икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен», «Ватанны саклаучыга» медальләре, «1941-1945 еллар фронтовигы» билгесе, «Танылу» Мактау билгесе белән бүләкләнә. 2020 елның июлендә Габдрәкыйп Мөбарәк улы бакыйлыкка күчә.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев ассызыклаганча, Габдрәкыйп Мөбарәк улы буыны — зур сынаулар үткән буын. Алар илне дошманнан саклап калган, соңыннан халык хуҗалыгын аякка бастыруда күп көч куйган. Иң авыр мәсьәләләрне дә лаеклы рәвештә хәл итә алганнар. Яшьләрнең ата-бабаларының батырлыгын белеп, истә тотып, хөрмәт итеп яшәүләрен телим, дип билгеләп үтте башлык.
Рөстәм Нуриев сүзләренчә, аңа Габдрәкыйп Мөбарәкшин белән бергә эшләргә насыйп булмаган, ләкин һәр кешенең тормышы аның балаларында чагылыш таба. Район башлыгы ветеранның кызы, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге директоры Гөлзада Руденконың, күпьеллык намуслы эшен югары бәяләде.
Политехника көллияте җитәкчесе Светлана Соколова, Габдрәкыйп Мөбарәкшин белән эшләгән елларын искә алып, аның укучыларга да, ветераннарга да яхшы мөнәсәбәттә булуын билгеләп үтте.
— Миңа сугышта катнашучыларның күбесе белән аралашу бәхете елмайды, — дип уртаклашты АМР ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов. — Ә Рәкыйп Мөбарәк улы белән күп еллар эшләдек, еш очраштык. Ул ашыкмый торган, төпле, тыныч кеше иде. СПТУ-79 да берничә тапкыр очрашканыбыз булды. Ә анда бик үзенчәлекле балалар укыды. Ул алар белән тигез дәрәҗәдә сөйләште. Аның әдәплелеге гаҗәпләндерә иде. Рәкыйп Мөбарәк улы балаларны тәрбияләүдә катнашаты, аларны эшче һөнәрләренә өйрәтте — бу аның казанышы.
Ветераннар хәрәкәте активисты Виктор Кусакин сөйләгәнчә, Габдрәкыйп Мөбарәк улы белән алар күп еллар бергә эшләгәннәр һәм дус булганнар. Ул игелекле һәм көчле кеше иде, дип билгеләп үтте ул.
Музей-ядкарьлек директоры Гөлзада Руденко микрофон янына зур дулкынлану белән чыкты. Ул истәлек тактасы кую инициативасы белән чыккан һәркемгә рәхмәт белдерде.
— Миннән «әтиең кем иде» дип сорасалар, мин: «ул чын укытучы иде» дип җавап бирәм. Ул һәм 20 нче еллар буыны яшәгән тормыш зур кыенлыклар, кайгылар, сынаулар белән бәйле булды. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр ветеран мондый истәлеккә лаек. Һәм без аларның исемнәре онытылмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Безнең музейга килегез, анда без сугыш этаплары һәм анда катнашучылар турында сөйлибез, — диде Гөлзада Руденко.
Тантаналы музыка астында мөхтәрәм кунаклар мемориаль тактаны ачтылар, аңа чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев