Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Виталий Дерягин истәлегенә чаңгы ярышлары узды

Ярышларда 12 яшь категориясе буенча 87 кеше катнашты.

Виталий Дерягинны белгән һәркем аның профессиональ спортчы, җаваплы хезмәткәр, тугры һәм ярдәмчел дус булуын хәтерли. Ул күп кенә республика һәм Бөтенроссия күләмендәге, шулай ук халыкара ярышларда катнашып, призлы урыннар яулады һәм җиңүче булды.

Нәкъ менә Виталий Юрий улы Танай урманында чаңгы-роллер трассасын яктыртуның инициаторы була. Виталий Дерягин һәм Леонид Барышев ярдәмендә чаңгы-роллер трассасы 2017 елдан тулысынча яктыртыла.
Һәм шул чордан башлап һәр ел саен спортчылар һәм әлеге спорт төрен яратучы һәвәскәрләр өчен кичке чаңгы узышлары үткәрелә.

Ярышларда ел саен 100 дән артык чаңгычы катнаша. Быел, һава торышы салкын булуга карамастан, 12 яшь категориясе буенча — 17 яшьтән 70 яшькә кадәрге 87 катнашучы чаңгыга басты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев