Алабугада Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең адресы үзгәрде
Хәзер учреждение Тынычлык проспекты, 37нче йорт адресы буенча урнашкан.
Хәзер килүчеләрне уңайлы заллары һәм өр-яңа җиһазлары булган заманча күпфункцияле учреждение каршы ала.
Ачылу тантанасында Алабуга районының перспективалы социаль-икътисади үсеш палатасының хезмәт күрсәтүләр өлкәсен үстерү бүлеге башлыгы Светлана Карлина үзәк хезмәткәрләренең мөһим социаль миссиясен билгеләп үтте. Нәкъ менә алар кешеләргә эшкә урнашуда ярдәм итә һәм психологик ярдәм күрсәтә.
— Бу стеналарда тормыш кайнап торсын, ә бирегә килгән кешеләр һәрвакыт кулай эш тапсыннар, — диде Светлана Карлина.
Котлау сүзләренә социаль яклау бүлеге башлыгы Ольга Колесникова да кушылды.
Тантаналы өлештән соң халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Юлия Демина җирле предприятие һәм оешма вәкилләре өчен экскурсия үткәрде. Ул 2025 елда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда мәшгульлек хезмәте органнарын комплекслы модернизацияләү бара, дип сөйләде. Бу максатларга 833,5 миллион сум бүлеп бирелгән, шуның 658,5 миллион сумы — федераль бюджеттан, 175 миллион сумы — республика бюджетыннан.
Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүнең бердәм үзәге төзелде, хезмәт күрсәтүләрне һәм сервисларны цифрлаштыруга бәйле рәвештә хезмәткәрләр штаты оптимальләштерелде, хезмәт хакы күтәрелде. 49 кадрлар үзәгендә ремонт ясалган.
Алабуга районында Мәшгульлек үзәген ремонтлауга 15,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Фасад, түбә, эчке бизәлеш, яктырту һәм электр белән тәэмин итү системалары, мебель һәм оргтехника яңартылган.
Үзәктә заманча җайланмалар: кондиционерлар, видеокүзәтү, цифрлы сервислар зонасы һәм интерактив вакансияләр банкы бар.
Төп хезмәтләр эшсезләргә генә түгел, ә гражданнарның киң даирәсенә дә: МХОда катнашучыларга, декреттагы хатын-кызларга, авыр тормыш хәлендә булган кешеләргә, инвалидларга һәм ирегеннән мәхрүм ителгәннәргә дә ачык. Алар өчен карьера психолог-консультанты һәм кадрлар консультанты эшлиләр.
Шулай ук үзәктә конференц-зал, көтү зонасы һәм балалар почмагы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев