Алабугада Хәрби-Диңгез флоты көнендә диңгезчеләр истәлегенә һәйкәл ачылды
Россия Федерациясе Хәрби-Диңгез флоты көне ел саен июльнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Алабугада бәйрәм уңаеннан причалдан ерак түгел хәрби диңгезчеләргә истәлек билгесе ачылды.
Андреев флагы күтәрелгәннән соң җыелганнарны район башлыгы Рөстәм Нуриев, Алабуга районы хәрби комиссары Николай Битюков, Дәүләт Советы депутаты, «Морское собрание» иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы Марат Бариев, диңгезчеләр һәм чик сакчылары берлекләренең җирле бүлекчәләре җитәкчеләре һәм вәкилләре, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары сәламләде. Рәхмәт хатлары, «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» һәм «Хәрби-диңгез флоты ветераннарына ярдәм иткән өчен» медальләре, бүләкләр тапшырылды.
Яңа һәйкәлне Төньяк, Тын океан, Балтыйк, Кара диңгез флотлары һәм Каспий флотилиясе урнашкан диңгезләрдән китерелгән су белән коендырдылар. Аннары тантанада катнашучылар аның итәгенә чәчәкләр салды. Хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган диңгезчеләр истәлегенә суга венок төшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев