Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада хәрбиләргә фронтка озату өчен машина тапшырдылар

Машина — АМР башлыгы Рөстәм Нуриев йөзеннән муниципалитет бүләге.

Бүген Алабуга районы администрациясе бинасы янындагы парковкада җиңел автомобильне алгы сызыкка җибәрү өчен махсус операциядә катнашучыларга тапшырдылар.

Машина — АМР башлыгы Рөстәм Нуриев йөзеннән муниципалитет бүләге. Аның исеменнән хәрбиләрне Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов сәламләде. Элек автомобиль Иске Куклюк авыл җирлегендә «хезмәт иткән».

Традиция буенча, Алабуга волонтерлары машинаны гуманитар ярдәм белән тутырачак: маскировка челтәрләре, җылылык өчен портатив аккумулятор станцияләре һәм башкалар булачак.

Фантом позывнойлы хәрби район җитәкчелегенә һәм шәхсән Рөстәм Мидхәт улына ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

— Безгә кыр шартларында эшли торган медикларны йөртә ала торган машина бик кирәк иде. Хәзер алар егетләргә вакытында ярдәмгә килә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев