Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Хәтер мәйданын масштаблы үзгәртеп кору эшләре бара

Исегезгә төшерәбез, мемориал 1995 елда төзелгән.

Бөек Җиңүнең юбилее алдыннан биредә иске брусчатканы яңасына алыштырдылар, ә мемориалны Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәре уеп язылган гранит плитәләр белән тышладылар. Моннан тыш, комплекс территориясендә заманча яктырту барлыкка килде, ансамбльнең өске өлешендәге һәйкәлләр тирәсен яңарттылар һәм инженерлык челтәрләрен алыштырдылар.

Хәзер эшләр дәвам итә. «Ярдстрой» җәмгыяте проекты җитәкчесе Айрат Гатин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта белгечләр Мәңгелек ут яна торган мемориалга яңа гранит плитәләр сала. Өч сантиметр калынлыкта булган һәр плитәнең үлчәме 60×90 см тәшкил итә. Параллель рәвештә аудио язмалар өчен декоратив рәшәткәләр монтажлана, шундый ук рәшәткәләр стела янында да урнаштырылган.

Иске гранит өслек 30 елдан артык хезмәт иткән. Материаллардагы аерма һәм табигый таушалу аркасында плитәләр таркала башлаган. Яңа гранит чыдамрак, моннан тыш, бердәм стильдә эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев