Алабугада хатын-кыз чәчәк клумбасын җимергән
Район башлыгы тәртип бозучыны табарга вәгъдә итте.
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең Telegram-каналында чираттагы вандализм очрагы төшерелгән видео урнаштырды. Видеодан күренгәнчә, билгесез хатын-кыз Алабуга шәһәрлегенә якынлашкан урында бер-бер артлы берничә чәчәк клумбасын җимерә.

Коммуналь хезмәт хезмәткәрләре җимерелгән клумбаны торгызганнар.
«Ә тәртипсезлек оештырган кешенең кем булуы ачыкланачак», — дип яза Рөстәм Нуриев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев