Алабугада Яңа ел алды ярминкәләре башлана
21-28 декабрь көннәрендә 9 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр "Гелон" рестораны территориясендә Яңа ел алды ярминкәләре үтәчәк. Ярминкәдә алабугалыларга ит ризыклары тәкъдим ителә.
Ә 21 декабрьдән алып 31 декабрьгә кадәр "Үзәк базар" (Интернациональ урам, 2нче йорт), "Алабуга" сәүдә үзәге (37 нче кибет) территориясендә ылыслы агачлар сатылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев