Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ясалма тигезсезлекләр урнаштыралар

Мондый тигезсезлекләрне 18 октябрьгә кадәр урнаштыру каралган.

Халыкта «лежачий полицейский» дип аталучы ясалма тигезсезлекләр 11 урында барлыкка киләчәк. Аларны 18 октябрьгә кадәр урнаштыру каралган. 

Мондый эшләр Нефтьчеләр проспектында тулы куәткә бара инде. Бу хакта безнең басмага район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Эдуард Гаязетдинов хәбәр итте. 

Ясалма тигезсезлекләрне юл фонды программасы буенча урнаштыралар. Алар Нефтьчеләр проспектында шәһәр администрациясе янында, Мәскәү урамындагы 22нче йорт, Чаллы шоссесы, полилингваль «Адымнар» мәктәбе янында, 30нчы балалар бакчасы янында, Танайка авылының үзәк урамында, 2нче гимназия янында куелачак. 

Шулай ук Алабугада узган ел куелган ясалма тигезсезлекләр буенча кисәтүләрне төзәтү буенча эш алып барыла. Аларны стандарт күләмгә кадәр арттыралар, дип хәбәр иттеләр башкарма комитетта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев