Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яшәүче хатын-кызны 200 мең сумга алдаганнар

Вакыйга буенча җинаять эше кузгатылды.

Алабугада яшәүче 27 яшьлек хатын-кызга билгесез ир шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Шуннан соң, ул хатынның банк счетыннан мошенникларның акча урларга тырышулары турында хәбәр итә. Имеш, булган акчаларны саклап калу максатыннан, аларны «куркынычсыз счет» ка күчерергә тәкъдим итә. 

Шалтыратучыга ышанып, ханым күрсәтелгән счетка 200 мең сум акча күчергән. Шуннан соң шалтыратучы элемтәгә керүдән туктый. Бары тик шуннан соң гына хатын полициягә мөрәҗәгать итә.

Вакыйга буенча җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев