Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яшәүче малай "Теләкләр чыршысы«ннан бүләк алды

Кечкенә Святослав инде күптәннән велосипед турында хыялланган. 

Өч яшьлек Святослав Дьяконовның быел теләге үтәлгән. 

«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия чарасы кысаларында Святослав велосипед алуга иреште. Аңа бүләкне Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән аның урынбасары Олег Колпаков тапшырды һәм бәхет, сәламәтлек теләде. 

— Мондый бүләк алуыбызга шатбыз. Чарада икенче ел катнашабыз, улыбызның хыялы быел чынга ашар дип уйламаган идек. Үткән елда өлкән улыбыз Ярославның теләге үтәлгән иде: аңа планшет бүләк иттеләр — нәкъ Яңа ел алдыннан Казаннан алып кайттылар, — ди малайларның әнисе Римма Дьяконова. 

Өч тәгәрмәчлесе аның өчен бәләкәй булганга, ул абыйсыннан зур велосипедта йөртүен сорый торган булган. Хәзер аның үз транспорты бар, җәйне генә көтәсе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев