Алабугада язгы ярминкәләр эшли башлаячак
Халык ярминкәләре 6 февральдә ике урында үтәчәк.
Алабугада 6 февральдән язгы халык ярминкәләре эшли башлаячак, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.
Ярминкәләрне шәһәрнең ике мәйданчыгында үткәрү күздә тотыла. Шимбә көннәрендә — «Мираж» сәүдә үзәге каршында, якшәмбе көннәрендә — Ленин мәйданында. Ярминкә сәгать 9.00дән 15.00гә кадәр эшли.
Алабугалылар ит, сөт, йомырка, яшелчә, бал кебек фермер продуктлары һәм кул эшләнмәләре сатып ала алачак.
Оештыручылар азык-төлек һәм башка товаларның киң ассортиментын вәгъдә итә.
Ярминкәдә Алабуганың авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүчеләр һәм үзмәшгульләр катнаша. Бу категория гражданнарга ярминкәдә эшмәкәр сыйфатында катнашу өчен 3-83-81 телефоны буенча шалтыратып заявка калдырырга кирәк.
Язгы ярминкәләр шәһәр җитәкчелеге һәм крестьян (фермерлык) хуҗалыклары инициативасы буенча үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев