Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җылылык бирә башлау вакыты билгеле булды

Җылыту сезонының башы һәм ахыры урамда уртача тәүлеклек температура белән билгеләнә.

Алабугада җылыту сезоны башлану вакыты — 23 сентябрь. Әмма барысы да һава шартларына бәйле булачак, дип сөйләде Алабуга башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәрнең инфраструктур үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин. Беренче чиратта мәктәпләр һәм балалар бакчалары, социаль әһәмияткә ия объектлар, ә соңыннан күпфатирлы йортлар җылылык белән тәэмин ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, җылыту сезонының башы һәм ахыры урамда уртача тәүлеклек температура белән билгеләнә. Аның күрсәткече 5 тәүлек дәвамында 8°С тан түбән төшсә, үзәктән җылытуны кабызырга тиешләр. Уртача тәүлеклек температура 5 тәүлек дәвамында 8°С тан югары күтәрелү белән җылытуны сүндерәләр. Әлеге нормалар РФ Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортлардагы урыннар һәм торак йортлар милекчеләренә һәм алардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү» 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары белән регламентлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев