Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җыр һәм бию театрының үз бинасы булачак

Шәһәрнең 4нче микрорайонында «Мәдәният» илкүләм проекты буенча яңа корылма салына.

Алабугада Мәдәни үсеш үзәген төзү тулы көченә бара.
Шәһәрнең 4нче микрорайонында «Мәдәният» илкүләм проекты буенча яңа корылма салына. Төзелеш федераль һәм республика бюджетлары чараларыннан финанслана. Мәдәни үсеш үзәге заманча җиһазланачак һәм ул мәдәни җәмәгатьчелекне җәлеп итү урыны булыр дип ниятләнә.

Бүгенгә биредә эшләрнең 60 проценттан артыгы төгәлләнгән дияргә була — сэндвич панельләр урнаштырылган, электр үткәрелгән, су кертелгән, җылылык белән тәэмин итү әлегә өлешчә генә. 

Яңа объектта нәрсә урнашачагы турында Мәдәният идарәсе башлыгы Юлия Шәкүрова сөйләде.

— Бинада «Йолдызлык» җыр һәм бию театры урнашачак — бу яңа һөнәри коллектив. Шулай ук балалар һәм яшүсмерләргә төрле иҗат, хореография һәм вокал төркемнәренә йөрергә мөмкинлек булачак. Моннан тыш, касса һәм чишенү бүлмәләре белән бергә вестибюль-фойе, 197 урынга исәпләнгән күпмаксатлы тамаша залы, 48 урынлы кафе, бию-күнегүләр залы, иҗади коллективларга шөгыльләнү өчен бүлмәләр һәм заллар буласы, — ди Юлия Шәкүрова.

Мәдәни үсеш үзәге шәһәрнең заманча микрорайонында төзелә, монда күпкатлы йортлар тиз калка, якында гына «Адымнар — Алабуга» үзенчәлекле күптелле мәгариф комплексы, сәүдә үзәкләре. Микрорайонда 10 меңнән артык кеше яши, шулай да мәдәни учреждениеләр юк, шуңа күрә 4нче микрорайонда, Тынычлык проспекты һә м Мәрҗани урамы чатында Мәдәни үсеш үзәген булдырырга карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев