Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар уза

Быел ул 21 ноябрьгә туры килә.

Алабуга районында юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган профилактик чаралар уза. Бөтендөнья хәтер көне ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 21 ноябрьгә туры килә.

«Алабуга политехника көллияте» студентлары Дәүләт автоинспекциясе һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы учреждениесе белән берлектә эвакуацияләнгән автомобильләр өчен стоянкада профилактик һәм агитация акциясе үткәрде. 

Акция барышында инспекторлар балаларга бу истәлекле көн турында сөйләделәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауның мөһимлеге турында искәрттеләр.

Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненең максаты — ул, бер яктан, һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрне искә алу, ә икенче яктан — үзеңнең һәм чит кешеләрнең гомерен саклап калу өчен башкаларга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев