Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугадагы атлы спорт мәктәбе киләсе елда үзенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк

Алда торган юбилей алдыннан анда олы төзелеш җәелгән.

Ипподром яныннан үткәндә яисә Танай урманында йөреп кайтырга дип чыкканда, алабугалыларның күпчелеге биредәге үзгәрешләрне күреп алгандыр инде. «Кентавр» атлы спорт мәктәбендә төзелеш эшләре ничек барганын безгә мәктәпнең директоры Ильяс Горбунов сөйләп бирде.

Аның сүзләренә караганда, төзү мәшәкатьләре киләсе елның җәендә төгәлләнергә тиеш, бүгенгә алар 50-60 процентка үтәлгән. Эшчеләр һава торышының ниндилегенә дә карамыйлар, барысының да яңа корылмага керәсе килә.

− Республикада атлы спорт төре үсә бара, шуңа да «Татнефть» безнең мәктәпне яңартуга чаралар бүлеп бирергә булды. Без эшнең зур күләмен башкардык һәм алдагысы да җитәрлек. Хәзер хакимият бинасы, казаннар бүлеге (әлегә тоташтырылмаган) һәм челтәрләр әзер, «Бочка» күнегүләр манежы корылган. Аңа атлар өчен аран кушылып киткән, металл каркасы әзер, − ди мәктәп директоры.

Бу араларда зур манежның түбәсен эшлиләр. Манежда махсус катлам — еврогрунт салыначак, ат һәм җайдакның куркынычсызлыгы, аларның спорт күрсәткечләре дә шуннан тора. Бу бик кыйммәтле материал һәм аны һәр манежга куяр мөмкинлек юк. Мондый катламның уңай ягы шунда, аның сыгылмалылык һәм үзлек нисбәте нәкъ тиешенчә, ат һәм җайдакның терәк-хәрәкәт аппаратына йөкләнеш, җәрәхәт алу куркынычы кими, сулыш системасында кыенлыклар китереп чыгара торган тузан да аз барлыкка килә. 

Төзелештә агач киң кулланыла — болай зәвыклы да, табигый мохит һәм атлар иминлеге өчен дә яхшы. 

Акча кертеме аркасында, мәктәп алып торган урын үзгәрәчәк — ул күзгә күренеп зураячак. Территорияне киңәйтү һәм яңарту бәрабәренә атлар санын арттыру һәм яңа эш урыннары булдыру мөмкин булачак. "Кентавр"да хәзер 33 ат һәм12 пони асрыйлар, алар белән 16 хезмәткәр эшли. Алар хайваннарны тиешенчә карый, тукландыра, алар өчен солярийга кадәр бар. Ат һәм понилар үз чиратында тәрбиячеләрен ярышларда җиңеп шатландыра.
Моннан тыш, үзгәртеп корганнан соң, атлы спорт белән тагын да күбрәк алабугалылар шөгыльләнә алачак.

− Мәктәпне киңәйтеп, атлар санын арттыргач, бездә күрәк бала йөриячәк. Хәзер 50ләп бала шөгыльләнә. Аз керемле гаиләдән булган балаларга да язылырга була, хайваннарны яраталар һәм атта йөрергә өйрәнәселәре килә икән, бездә бушлай өйрәтәләр, − ди Ильяс Горбунов.

Үзенчәлекле балалар да "Кентавр«да дәваланырга дип еш килә. Иппотерапия кечкенә пациентларның кичерешләренә һәм физик сәламәтлегенә уңай тәэсир ясый. Шөгыльләр вакытында тән тукымаларында кан әйләнеше көчәя, нерв, сөяк-тукымалар, сулыш юллары, эндокрин һәм башка системалар эшчәнлеге яхшыра. Гомумән, хайваннар белән аралашу һәрвакыт куанычлы кичерешләр калдыра.

Биредә машина кую урыны булачак, асфальт юл һәм брусчаткадан сукмаклар салыначак, урынны яшелләндерәчәкләр.

− «Кентавр» Алабугада иң яхшы һәм иң төзек спорт объектларының берсе булыр, − дип йомгаклады атлы спорт мәктәбе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев