Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугадан яшь җырчы «Идел буе триумфы» конкурсында Гран-при яулады

Төп бүләктән тыш, Миңсылу махсус сертификат алды.

Алабуга җырчысы Миңсылу Сәлахова «Идел буе триумфы» Халыкара грант конкурс-фестивалендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Төрле яшь төркемнәрендә катнашучыларны берләштергән иҗади ярыш нәтиҗәләре буенча яшь җырчы I дәрәҗә лауреат дипломына һәм истәлекле кубокка лаек булды.

Төп бүләктән тыш, Миңсылу махсус сертификат алды. Бу документ аңа «Мир на Ладони» фонды оештырган булачак грант проектларында бушлай катнашу хокукы бирә. Оештыручылар ассызыклаганча, мондый мәйданчыклар иң сәләтле балаларны ачыклау өчен булдырылган һәм аларга үзләрен халыкара дәрәҗәдә танытырга ярдәм итә.

Тәрбияләнүченең уңышын аның укытучысы Нурия Темиргалиева да уртаклаша. Педагог һәм аның тәрбияләнүчесе триумфаль чыгышы белән котлаулар кабул итте, аларга иҗади илһам, югары үрләргә ирешү теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев