Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугага автокәрван фестивале кысаларында 170 автойорт киләчәк

Фестивальдә катнашучыларны музейлар буенча экскурсия һәм бай музыкаль программа көтә.

2023 елның 29 июненнән 2 июленә кадәр Алабугада «Vanlifefest Симфония 2023» җәйге автотуризм фестивале узачак. Оештыручылар 170 автойорт экипажы катнашуын көтә. Фестивальдә катнашучылар шәһәрнең тарихи өлешендә Тойма елгасы ярында урнашачак.

Чара Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты, ТР Мәдәният министрлыгы, Алабуга муниципаль районы һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге ярдәме белән узачак.

Фестивальдә катнашучыларны Музейлар буенча экскурсия һәм бай музыкаль программа көтә, чөнки «Vanlifefest Симфония» Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичәләр» V Халыкара музыка фестивале белән бер үк вакытта узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев