Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугага эшлекле сәфәр белән Андрей Розенталь килде

Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары шәһәрнең төрле объектларында булды.

Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе, даими рәвештә районнарга чыгып, проблемалы урыннарны ачыклау максатыннан эшмәкәрләр белән очраша.

— Без үз эшчәнлегебезгә караган мәсьәләләрне билгеләү өчен гражданнар белән очрашулар оештырабыз. Бүген каты коммуналь калдыкларга кагылышлы һәм ягулык-майлау материаллары бәяләрен контрольдә тотуга бәйле реформалар турында фикер алыштык, — ди Андрей Розенталь.


Мондый темаларны Алабуга районы эшмәкәрләр советы рәисе Сергей Драгун яңгыратты. Аңа тулы итеп җавап бирелде. Монополиягә каршы хезмәт вәкиле аңлатканча, продукциягә бәяләрнең артуы һәр очракта да монополиягә каршы законнарны бозу булып тормый, моның сәбәбе — базар бәяләренең ирекле формалаштырылуы.

— Базардагы вәзгыять зур йогынты ясый. Сатучылар аз булса, алар продукция күләмен чикләргә һәм бәяләрне күтәрергә мөмкин. Әгәр җитештерүчеләр һәм сатучылар, зур файда алу өчен, сүз куешып эш итсәләр, бу хокук бозу булып тора. Мондый очракларга без игътибар итәбез һәм аларны тикшерәбез, — ди Андрей Розенталь.


Алабугага визиты кысаларында монополиягә каршы хезмәт вәкиле «Алабуга» махсус икътисади зонасында да булып китте.

— Без ике заводта булдык, анда нинди сораулар барлыгын белдек. Хәзерге вакытта кадрлар кытлыгы белән бәйле катлаулы хәл күзәтелә. Инвесторлар да, капитал кертеме дә бар, ләкин хезмәткәрләр җыю кыенлаша. Безнең ил алдында предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе тора, — дип билгеләп үтә Андрей Розенталь.

Көн дәвамында «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексының 10 нчы сыйныф укучылары белән дә очрашу булды.
Андрей Розенталь укучыларга лекция үткәреп, монополиягә каршы хезмәт эшчәнлегенең асылын аңлатты.

— Мин монополиягә каршы кануннарның нәрсәгә юнәлтелүен сөйләдем, нәкъ менә ул кануннар торглар санын билгели. Шулай ук торгларның күбрәк булырга тиешлеген аңлаттым, эшмәкәрләрнең күбесе дәүләт заказларына чыга алсын өчен ачык базар кирәк. Шулай ук намуссыз реклама турында сөйләштек, ул сорауны да без карыйбыз. Бу хокук бозуларны булдырмас өчен күзәтергә кирәк булган төп сораулар, — диде ул.


Ачыкланганча, Алабугада монополиягә каршы кануннарны бозу очраклары бар, ләкин күп түгел, һәм вакыт узу белән аларның саны сизелерлек кими. Ә эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче кешеләр грамоталырак була бара.

— Соңгы елларда күп кенә сораулар үзеннән-үзе төшеп кала, кешеләр үзләре ориентлаша. Без үз чиратыбызда сатып алулар һәм конкурент эшчәнлек культурасын күтәрәбез. Хәзер хокук бозулар булса да, алар җитди түгел. Район җитәкчелеге мондый мәсьәләләрнең мөһимлеген аңлый, шуңа күрә киңәшләшәләр, теге яки бу вәзгыятьтә ничек яхшырак эшләргә кирәклеген сорап мөрәҗәгать итәләр, — дип йомгаклады Андрей Розенталь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев