Алабугага шашка белән чабу сәнгате буенча чемпионат узды
Чемпионат музей-ядкарьлекнең балалар музей-мәгариф үзәгендә узды.
Корыч чыңы, тирә-якка сибелгән йомычка һәм тамашачыларның алкышлары — Алабугада беренче тапкыр шашка белән чабу буенча ир-атлар чемпионаты әнә шулай узды.
Алабуга кабат үзендә шашка белән идарә итү осталарын кабул итте. Бер ел элек Спас ярминкәсе кысаларында биредә беренче мәртәбә шашка белән чабу сәнгате буенча хатын-кызлар арасында Бөтенроссия ярышлары уздырылган иде. Быел исә ирләр үзләренең осталыкларын күрсәтте.
Чемпионат музей-ядкарьлекнең балалар музей-мәгариф үзәгендә узды.
Ярышларда катнашучыларны һәм кунакларны АДМЯ генераль директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, Алабуга шәһәр Советы депутаты Александр Деготьков сәламләде:
— Үзенең бай тарихи-мәдәни мирасы белән дан тоткан Алабуга җире шашка белән чабу сәнгате белән беренче тапкыр былтыр гына танышты. Безнең өчен бу бәһасез ачыш. Алабугада әлеге ярышлар беренче тапкыр гына узса да, Россиянең биш төбәгеннән катнашучыларны җыйды. Спортчылар ягыннан мондый кызыксыну безне бик сөендерә, әлбәттә. Барыгызга да уңышлар телим.
Ярыш Мордовия, Саратов, Ульяновск, Түбән Новгород һәм, әлбәттә, Татарстанның талантлы спортчыларын берләштерде. Сүз уңаеннан, иң яшь катнашучыга — 12, ә иң өлкәненә 76 яшь. Баш хөкемдар булып Сергей Кузьмичев билгеләнде.
— Шашка белән шөгыльләнүгә мине абыем алып килде, ул үзе дә бүген монда. Миңа бу спорт төре бик ошый: биредә даими рәвештә камилләшергә, спортчы буларак үсәргә мөмкин. Чемпионат югары дәрәҗәдә оештырылган, монда үзенчәлекле атмосфера, — дип хисләре белән уртаклашты чемпионатның иң яшь катнашучысы Зәйдән килгән Артем Белышев.
Шашка белән эш итү тәнне һәм рухны үстереп кенә калмый, ә борынгы осталык белән мавыккан төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә дә, ә бу иң мөһиме.
Казак бәйрәме атмосферасын чемпионатта катнашучылар үзләре булдырды, алар традицион киемнәр: чигүле бишмәтләр, ачык кызыл лампаслы чалбарлар һәм папахалар кигән иде.
Ярышлар вакытында тамашачылар бауга эленгән мишеньне кисү (мишень булып су тутырылган пластик шешәләр хезмәт итә), тамгалар буенча йөзем ботагын, бүрек астындагы йөзем ботагын кисү, аркан кисү кебек биремнәрне оста башкарган спортчылар артыннан күзәтә алды. Ярышны карарга 300 дән артык кеше килде.
Иң өлкән катнашучы — Сергей Никулин Алабугага Ульяновскидан килгән.
— Шашка сәнгате белән мин 7 ел шөгыльләнәм. Бу мавыгу миңа әлеге спорт төре белән актив шөгыльләнүче улымнан күчте. Борчыламмы? Хәзер инде юк, Алла ничек кушса, шулай булыр да, — дип уртаклашты Ульяновск спортчысы ярышлар башланыр алдыннан. Ул үзен иң өлкән катнашучы итеп хис итмәвен дә әйтте.
— Бу спорт төренә мин 2020 елда килдем. Кызыксынудан башланды. Үземнең бабаларым турында мәгълүмат эзләдем. Иске фотосурәтләрдә алар казак формасында иде. Берсе — Идел, икенчесе — Оренбург казагы. Мәгълүмат эзләгәндә, мондый спорт төре барлыгын белдем. Петр Васильевич Антоняк ярдәмендә тренер ярдәмчесе белемен алдым һәм бүген үз командамны ярышларга әзерлим, — дип уртаклашты Әлмәт спортчысы Игорь Рябов.
Төрле категорияләрдә беренче урыннарны Татарстаннан 4 спортчы — Ранас Хөснуллин, Иван Тютюгин, Роман Антоняк, Павел Антоняк һәм Мордовиядән бер спортчы — Владимир Рыбин яулады.
Ярышлар спорт вакыйгасы гына түгел, ә чын мәдәният бәйрәменә дә әверелде.
Шашка белән чабу — казаклар һәм Россиянең башка төп халыклары өчен традицион спорт төре, ул казак мәдәнияте һәм тарихы белән тыгыз бәйләнгән. «Казарла» шашка белән чабу Федерациясе Россиянең 60тан артык төбәгендә спортчыларны берләштерә. Хәзерге вакытта Федерация елына 150 спорт ярышлары үткәрә.
«Казарла» шашка белән чабу Федерациясендә әзерлекнең төрле дәрәҗәләренә туры килә торган төрле категорияләрне аерып күрсәтәләр. Ак темляк — спортчыга эчке имтиханны уңышлы тапшырганнан соң бирелә. Аннан сары, кызыл, яшел, зәңгәр, көрән, кара һәм мастер темляклары квалификация имтиханнарында яулана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев