Алабугалы 11нче тапкыр Татарстан чемпионы булды
Алабугалы Ренат Хәйруллин Чаллыдан чираттагы «алтын» белән кайтты.
Спортчы әйтүе буенча, Татарстанда республика чемпионатында 11 ел рәттән җиңгән боксчы юк әле. Әлегә ул (үз авырлык категориясендә) шундый берүзе. 30 яшьлек Ренат Хәйруллин 54-57 килограмм җиңел үлчәүдә чыгыш ясый. 2012 елдан бирле бокс белән шөгыльләнә. Шунысы игътибарга лаек, мәкаләбез герое спорт белән танышуны бөтенләй башка юнәлештә — армия кул сугышыннан башлаган.
‒ Армия кул сугышы буенча тренерым Михаил Семенов мине бокс белән шөгыльләнергә күндерде. «Синең кулларың яхшы эшли, кул техникасын камилләштер», диде. Тренер алдан күрүчән булып чыкты. Бокс, чыннан да, минем спорт булып чыкты, — дип уртаклаша бокс буенча 11 тапкыр Татарстан чемпионы Ренат Хәйруллин.
Республикада аңа тиңнәр юк. Бокс буенча аның остазлары — Алабугада танылган спортчылар һәм тренерлар. Беренчесе — героебызны спорт мастеры дәрәҗәсенә җиткергән Александр Максютин; алга таба — Рамил Бариев һәм Айрат Әсхәмов. Республика ярышларында катнашудан тыш, титуллы алабугалы үзен Идел буе федераль округы чемпионатларында һәм «Динамо» клублары арасында Россия чемпионатларында берничә тапкыр танытты. Һәм шулай ук Ренат Хәйруллин — өч төрле авырлык категориясендә өч тапкыр Идел буе чемпионы.
Алабуга боксчысы ил җыелма командасының алтын резервына да керә. Ә бу шулай ук бик дәрәҗәле, дип билгели Ренат. Халыкара чемпионатларга килгәндә, анда да аның җиңүләре шактый. 12 еллык карьерасында аның 100 дән артык көрәш, һәм җиңелүләрне бармак белән санарга мөмкин.
‒ Дөресен генә әйткәндә: мин моңа күнектем. Әлбәттә, миңа хөрмәт белән карауларын тоюы рәхәт. Якыннарым минем белән горурлана. Мин үзем исә, шулкадәр исемнәрем булуга карамастан, җиңүләремә тыныч карыйм. Горурлык булмасын өчен, мин моны сизмәскә тырышам. Бу турыда уйламыйм. Мине республикада чираттагы җиңүем өчен мактыйлар, ә мин «мине ни өчен мактыйлар? Мин бит әллә ни зур эш эшләмәдем» дип уйлыйм. Минем өчен бу гадәти эш. (елмая) Монда искитәрлек бернәрсә дә күрмим.
Үзе тренер буларак, ул 4 ел элек укырга алган тәрбияләнүчеләренең җиңүләренә бик шатлана. Быел гыйнварда, мәсәлән, Ренат Хәйруллин бокс буенча тренер сыйфатында үзенең унбер һәм унике яшьлек укучылары белән ярышларга барган.
‒ Минемчә, минем укучыларым лаеклы чыгыш ясады. 2 нче урында — Артем Антонов һәм Айдар Гыйләҗев, 3 нче урында — Артур Шәвәлиев. Аларның призлы урыннарына мин үз уңышларыма караганда да күбрәк шатланам. Менә дигән алмаш үсеп җиткәч, бик шәп бит бу! — дип горурланып сөйли тренер Хәйруллин.
Уңыш формуласына килгәндә, ул — дисциплина һәм максатчанлык.
‒ Бокс — ул үзенчәлекле спорт төре. Үзеңнең эчке "эго"ны, мизгелле омтылышларыңны җиңеп кенә билгеле бер күрсәткечләргә ирешергә мөмкин. Иртәрәк торып кросс йөгерергә, төнгә каршы ашаудан баш тартырга... Кемдер булдыра алмый һәм эшләми, ә мин эшлим. Чөнки максат куям һәм аңа таба барам. Яхшы нәтиҗә — сабырлык һәм эчке чыдамлык аркасында гына була ала. Ихтыяр көче — ул үз өстеңдә эшләү, — дип аңлатты Ренат Хәйруллин.
Әлбәттә, чемпионның үз профессиональ хыяллары да бар. Спорт Олимпының югары ноктасын яулау — шуларның берсе. Ә иң мөһиме аның тәрбияләнүчеләре белән бәйле: нәкъ менә алар, юниорлар, югары нәтиҗәләргә ирешсеннәр, ә Ренат аларга бу эштә бик теләп ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев