Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы 800 мең югалткан

Ир-ат элеккеге җитәкчедән ялган тикшерү турындагы хәбәргә ышанып, мошенникларның корбаны булган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Шалтыратучылар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм алабугалыны җинаять җаваплылыгыннан котылу өчен гамәлдә булмаган кредитны түләргә күндерәләр. Зыян күрүче, җинаятьчеләрнең инструкцияләрен үтәп, алар күрсәткән номерларга, дусларыннан бурычка алып, 800 мең сумнан артык акча күчергән. Элеккеге җитәкченең аккаунты ялган булуын ачыклагач, ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән.

Мошенниклык факты буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Исегездә тотыгыз, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм банк оешмалары вәкилләре гражданнардан телефон аша керү парольләрен һәм кодларын сорамый. Шулай ук банк хезмәткәрләре инструкцияләрен үтәргә һәм акчаларны «куркынычсыз счетларга» күчерергә киңәш итә алмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев