Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы җанисәптә катнашып IPhone 13 отты

Кичә кич халык санын алуда катнашучылар арасында чираттагы призны уйнату нәтиҗәләре билгеле булды.

Җанисәптә катнашучылар арасында уйнатылган яңа Iphone 13 телефонын Андрей Захаров отты. 

Моңа кадәр Алабугада яшәүче Эльмира Галлямова бу конкурста шулай ук кыйммәтле бүләккә ия булган иде. Бу турыда «Новая Кама» сайты язды. Эльмира ханым үз бүләген алган инде. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, призларны уйнату әле тагын 5 көн дәвам итәчәк. Шуңа күрә сезнең дә бәхетлеләр арасына эләгү мөмкинлеге бар. Моның өчен исәпкә алу участогында селфи ясарга һәм үз фотоңны #ТатарстанВместе #МояПерепись хэштэгы белән социаль челтәрләргә куярга гына кирәк.

Җиңүчеләрне көн саен Вконтакте берләшмәсендә туры эфирда билгелиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев