Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы балалар бакчасы капкасын күчерүләрен сорады

«Машиналар күп җыела, үтәргә мөмкинлек юк», − ди алабугалы.

Җир мәсьәләсе, торак шартларын яхшырту, ишегалдын төзекләндерү, җәмәгать транспорты хәрәкәте, бакчачылык ширкәтендә су кертү — шул һәм башка проблемалар белән, алабугалылар район башлыгы янына килде.

Интернациональ урамында яшәүчеләр 30нчы балалар бакчасының капкасын күчерүдә ярдәм сорап килгән. Эш шунда, әлеге капка йорт подъездының каршында урнашканга, балаларын китерүчеләр, машиналары белән юлны каплый. «Машиналар тыгыла, үтәргә мөмкинлек юк», − ди алабугалы. Мәгариф идарәсе вәкиле хәбәр итүенчә, балалар бакчасының икенче ягыннан да керү юлы бар. Рөстәм Нуриев бу хәлне ачыклап, анык мәгълүматны якын арада җиткерергә кушты.

Лун Хәйруллин Мәрҗани урамы буйлап «Алан» кибете тирәсендә урамның яктыртылмавыннан зарланды. Хәзергә монда бер яктырткыч, шуңа да караңгы. Район башкарма комитеты җиәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Эдуард Гаязетдинов билгеләп үткәнчә, 8 өстәмә яктырткыч куеп, 240 метр арага ут чыбыгы салырга кирәк. Лун Хәйруллин шулай ук юлның бу өлешенә ясалма тигезсезлек урнаштырырга кирәклеген әйтте, чөнки машиналар зур тизлек белән йөри, җәяүлеләр өчен куркыныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев