Алабугалы дзюдо буенча илнең җыелма командасына керде
Спортның бу төре белән Татьяна моннан 11 ел элек шөгыльләнә башлады һәм бөтен күңеле белән беректе.
Кайчандыр алабугалы Татьяна Новоселова муниципалитет тупланмасына бүләкләр яулый иде, хәзер ул ил данын яклаячак.
Спортның бу төре белән Татьяна моннан 11 ел элек шөгыльләнә башлады һәм бөтен күңеле белән беректе.
− Бала чакта бергә ишегалдында уйнап йөргән кызлар чакырган иде. Башта уен өчен генә барган идем, торган саен гашыйк була бардым, шулай дзюдода калдым да, − ди ул.
2017 елда Татьяна 2нче Балалар спорт мәктәбен тәмамлаган, хәзер олимпия резервындагы Казан училищесында укый. Күптән түгел генә, дзюдо буенча Россия беренчелегенә Екатеринбургта яшүсмер кызлар һәм егетләр арасында узган ярышлардаТатарстанның җыелма командасы сафында чыгыш ясады.
Ул өченче урын яулап, үзенең Россия җыелмасында урынын раслады.
− Россия җыемасына эләгүем тиз генә аңга барып җитмәде. Пьедесталга күтәрелгәндә шатландым да, дулкынландым да, − дип искә ала Татьяна.
Әлбәттә, даими күнегүләрсез, сизгер остазының җитәкчелегеннән башка мондый нәтиҗәгә ирешеп булмас иде. Аның беренче тренеры Ильяс Галимуллин булган. Ул кызны 8 ел өйрәткән, спортта беренче адымнарын ясарга булышкан. Бергәләп алар күп ярышлар үтә, отылу да, бәхетле җиңү мизгелләре дә күп булган.
Гомуми физик әзерлектә Татьяна Александр Обоймов белән шөгыльләнә.
− Тренерларның миңа түккән хезмәтләре һәм көчләре өчен аерым рәхмәт. Хәзер мин Виктор Омельченкода шөгыльләнәм. Без бергә зур эш башкардык, бүгенге нәтиҗәгә озак килдек. Россиядә бишкә якын уңышсызлыкка очрадык, мин 5-7нче урыннарны ала идем, әмма, бернигә дә карамастан, хаталарны төзәтеп, алга баруны дәвам иттек. Ирешелгәннәрдә туктарга җыенмыйбыз, − ди Татьяна Новоселова.
Әйтергә кирәк, спортта бу дәрәҗәгә ирешүче алабугалылар бер Татьяна гына түгел. Төрле елларда билбау көрәше, бокс, чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр илнең җыелма командасына керде.
Аларның исемлеге тулылана барыр, без спортчыларыбызның җиңүләре белән горурланырбыз, дип өметләнәбез.
Россия җыелмасында торучы алабугалылар:
— Анна Морковкина — чаңгы узышы;
— Рөстәм Нигъмәтҗанов − ачери-биатлон;
— Ренат Әхмәтшин — билбау көрәше;
— Ислам Фәләхов — билбау көрәше;
— Илнар Галимов − билбау көрәше;
— Ренат Хәйруллин — бокс;
— Регина Хәйруллина — бокс;
— Николай Чебан — бокс;
— Татьяна Новоселова — дзюдо;
— Денис Грузан — дзюдо.
Фотода: Татьяна Новоселова һәм аның тренеры Виктор Омельченко. / Фото Татьяна Новоселовадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев