Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабы дөнья күрде

Ул кесә форматында чыгарылды.

«Татмедиа» АҖ филиалы — «Казан утлары» журналы әзерләгән унынчы кесә китабы дөнья күрде. Ул — Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабы, дип яза Татар-информ.

Марий Эл урманнары эчендә урнашкан Суслонгер учлагере турындагы коточкыч дөреслек, Бөек Ватан сугышы бетеп, бик күп еллар узгач кына ачылды. Аңа кадәр ул «Сер» дигән гриф астында саклана иде.

Сугыш елларында Суслонгерда — 10 мең, Сурокта 20 мең яугир хезмәттә була. Анда күпме кешенең гомере өзелеп калуы төгәл билгеле түгел, дип хәбәр итә журналның матбугат хезмәте.

Фирдәвес Хуҗин үзенең «Суслонгер» әсәрендә лагерьда булган авылдашлары исеменнән вакыйгаларны тергезеп, укучыга андагы вәхшилекләр турында бәян итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев