Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы фронтка җибәрү өчен ашыгыч ярдәм машиналарын ремонтлый

Махсус хәрби операция башлангач, алабугалы Рәис Галимов, күпләр кебек үк, читтә кала алмаган.

Ул машиналарны ремонтлауга акча җыя, аннары аларны алгы сызыкка җибәрә. Хәзер дүрт «Форд Транзит» ашыгыч ярдәм машинасы үз чиратын көтә.

Ремонтны волонтер үзе ясый яки таныш профессионаллар белән килешә, нигездә гаризалар буенча эшли. Машиналар сугыш хәрәкәтләре шартларында, яралыларны ташу, йөк ташу өчен файдаланыла.

— Минем туганым хәзер алгы сызыкта. Егетләр белдерүләрне сайтлардан карап, кирәкле җиңел һәм йөк машиналарын сайлыйлар. Еш кына исәптән чыгарылганнарны, чөнки алар арзанрак. Ашыгыч ярдәм машиналарын күргәннәр, миннән ярдәм сорадылар. Без бергәләп Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйровка хат белән мөрәҗәгать иттек.

Автомобильләр йөрештә түгел: яңа двигательләр урнаштырырга, аерым детальләрне алыштырырга кирәк. Бер машина Чаллыдагы остаханәдә, аны ремонтлау өчен 670 000 сум акча кирәк. Калган өчесенә — 200 000.

Әгәр машиналарны ремонтлап булса, Алабуга үзәк район хастаханәсе машиналарга яңа җиһазлар урнаштырырга, медикаментлар бирергә әзер. Аннары аларны бронежилетлар, гуманитар ярдәм белән тәэмин итеп, алгы сызыкка җибәрәчәкләр.

Теләгән һәркем автомобиль ремонтына үз өлешен кертә ала. Моның өчен Рәис Әмирҗан улы белән 8-917-277-00-74 телефоны аша элемтәгә керергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев