Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы «Ника» кинопремиясе лонглистына эләккән

Илназ Гаффанов — Морт авылы егете.

Татарстан актеры, Илназ Гаффанов «Җылак» фильмында икенче пландагы роле өчен «Ника» милли кинопремиясе лонглистына эләкте. Исемлек премиянең рәсми сайтында бастырылган.

22 яшьлек Илназ Гаффанов Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы драма театрында эшли.

Режиссер Алмаз Нургалиевның «Җылак» фильмы актер Азһәр Шакировка багышланган. Илназ Гаффанов аның яшь чагын уйный. Бу — Чаллы актеры өчен дебют.

«Ника» номинантларын соңрак Россия кинематография сәнгате академиясе әгъзалары тавыш бирү нәтиҗәләре буенча игълан итәчәкләр. Регламент нигезендә, һөнәрләре буенча номинацияләрдә академиклар өчтән артык кешене билгеләп үтә алмый. Тавыш бирү ике турда узачак.

Илназ Гаффанов — Морт авылы егете. Аның турында без Алабугада «Җылак» фильмы режиссеры Алмаз Нургалиев тамашачылар белән очрашты язмасында язган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев