Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы «Россиядә 2022 елның иң яхшы педагог-психологы» исемен яулады

35нче «Ләйсән» катнаш төрдәге балалар бакчасы педагог-психологы Александра Ермолаева «2022 ел Россия педагог-психологы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының финалисты булды.

Александра Ермолаева конкурсның барлык баскычларын да узган — зональ конкурстан башлап, бөтенроссиянекенә кадәр. Зональ этап быел мартта «Адымнар — Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында булды. Анда Александра Юрьевна беренче урын алып, республиканың башкаласында үткәреләсе конкурсның финалына юллама алган. Монда да ул кабат җиңү яулады — 2022 елда Татарстан Республикасының иң яхшы педагог-психологы булды.

Бөтенроссия конкурсының финалы 1-5 октябрьдә Мәскәүдә узды. Бәйгедә 73 кеше көч сынашты. Конкурсны быел Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты оештырды. Катнашучылар үзләренең мастер-классларын күрсәтте һәм блиц-интервью үтте. Конкурсның төп этабы башланганчы экспертлар катнашучыларның һөнәри эшчәнлек характеристикаларын һәм аларның видеопрезентацияләрен бәяләде. Үткәрелгән сынау нәтиҗәләре буенча 15 финалист ачыкланды. Алар арасында — алабугалы Александра Ермолаева.

— Өметләнгән булсак та, минем өчен җиңү көтелмәгән булды. Конкурска әзерләнергә миңа балалар бакчасындагы хезмәттәшләрем, шул исәптән мөдир Ландыш Гилязова һәм психологик ярдәм үзәге директоры Светлана Корочкина булышты. Минем өчен республика данын яклау зур җаваплылык булды. Әлбәттә, мин моны югары дәрәҗәдә эшләргә теләдем. Ярдәм иткән һәркемгә уртак җиңүебез өчен мин бик рәхмәтле. Кызыклы һәм бай тәҗрибә булды, — ди Александра Юрьевна.

Александра КФУның Алабуга институтында психология һәм педагогика факультетында укый, аны кызыл диплом белән тәмамлый һәм дүрт ел шул ук институтта психология кафедрасында укытучы булып эшли. Гомумән, аның педагогик стажы тугыз ел. Балалар бакчасында ул өч елга якын эшли. Үзе әйтүенчә, әни булганнан соң ул мәктәпкәчә балачакның кеше тормышындагы әһәмиятен аңлаган. 

— Декрет минем өчен үсеш ноктасы булды: мин тәнгә юнәлтелгән психологиягә өйрәндем, массаж ясадым, балалык теориясен өйрәндем, иң мөһиме — камил әни генә түгел, ә үз балам өчен кулдан килгәннең эшләргә омтылуымны аңладым, — ди Александра Юрьевна.

Мастер-класс һәм блиц-интервьюда ул үзен чын профессионал итеп күрсәтте. 

— Безнең балалар бакчасы үзенчәлекле һәм үзебезнең корпоратив культурабыз, гимн, бердәм формабыз бар. Без коллективыбызны берләштерә торган төрле чаралар үткәрәбез, — ди Александра Юрьевна.

Психолог буларак, эмоциональ яктан аруны ул бик яхшы аңлый. Мөгаен, бу хис кешеләр белән эшләүчеләрнең һәрберсенә таныштыр. Балансны торгызуда аңа ачык һавада йөрү һәм мунча, шулай ук физик активлык ярдәм итә. 

— Нигә сезгә педагог-психолог булып эшләү ошый?
— Мин үз эшемне яратам. Дәрестән соң моңсу кешенең кәефе күтәрелсә, усал кеше — тынычланса, төркемгә керү белән балалар күзләремә ышанып караса — үземнең дөрес вакытта һәм дөрес урында булуыма тагын бер кат ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев