Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы Роза Салихова туган көне алдыннан Президент сайлауларына килде

Бүген ул сайлау участогына беренчеләрдән булып килде.

Бүген алабугалы Роза Салихова сайлау участогына беренчеләрдән булып килде.

Туган көнен ул хезмәттәшләре һәм дуслары котлауларыннан түгел, ә мөһим карар кабул итүдән башларга карар итә, Россия Федерациясе Президентына кандидатларның берсе өчен үз тавышын бирә.

— Мин илебездә узган сайлауларның берсен дә калдырганым юк, чөнки мин аны яратам. Чөнки безнең ничек тавыш бирүебезгә — безнең киләчәк язмышыбыз бәйле. Ләкин мин катнашкан барлык сайлаулардан, минемчә, хәзергесе — иң мөһиме, — ди ул. 

Роза Салихова сүзләренчә, хәзер беркайчан да булмаганча берләшергә, янәшәдә булганнарны, хезмәттәшләрне, күршеләрне яратырга һәм ешрак елмаерга кирәк.

— Без төрле вакытта яшәдек, 90нчы елларны хәтерлим, илнең таркалуы, хезмәт хакы алмадык, әти-әниләребезнең бер пенсиясенә яшәдек, малайлар, үзләре дә ни өчен икәнен белмичә, «стенага стена» сугышты. Бәлки, бу да кемнеңдер җимерүче сәясәте булгандыр. Бүген илебез — күпмилләтле гаилә, катнаш никахлар күп, без монда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез. Яхшы юллар төзелә, матур шәһәрләр калкып чыга. Элек ничек булганны һәм хәзер ничек икәнен аңларга һәм чагыштырырга кирәк. Шуңа күрә туган көнем алдыннан мин сайлау участогына гражданлык бурычымны үтәргә килдем һәм моны бик теләп эшлим, — ди актив тормыш позициясендә булган алабугалы ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев