Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы, таныш булмаган кешеләргә ышанып, 2 миллион сумнан артык акча югалткан

Барысы да сайтларның берсендәге игъланнан башлана.

Инвестицияләр аша үзенең финанс хәлен яхшыртырга булган 76 яшьлек җирле хатын-кыз 2 миллион сумнан артык акчасын югалткан. Тулырак мәгълүматны Алабуга полициясендә сөйләделәр. 

Барысы да инвестицияләрдән өстәмә табыш вәгъдә итүче сайтларның берсендә игъланга юлыгудан башлана. Тәкъдим белән кызыксынып, хатын-кыз, үзен инвестиция компаниясе хезмәткәре дип таныштырган ир-ат белән элемтәгә керә. Ир алабугалыны экранны күрсәтү һәм инвестицияләү өчен программалар урнаштырырга күндерә.

Мошенник күрсәтмәләре буенча зыян күрүче үз акчаларын күрсәтелгән счетларга күчерә башлый. Аңа хәтта акчаларның бер өлешен кайтаралар да. Әлбәттә, бу хатын-кызны алга таба да акча кертүне дәвам итәргә этәрә — ул зур табышка өметләнеп, туганнарыннан да бурычка алып, акча җибәрүен дәвам итә.

Кызганычка, тиздән ул сайтның ялган булуын һәм мошенникларның корбаны булуын аңлый. Зыянның гомуми суммасы 2 миллион сумнан артып киткән.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше буенча («Мошенниклык») җинаять эше кузгатылган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны уяу булырга һәм финанс мәсьәләләрендә таныш булмаган кешеләргә ышанмаска өнди. Исегезгә төшерәбез: беркайчан да чит затлар тәкъдиме буенча программалар куймагыз һәм аларның күрсәтмәләрен үтәмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев