Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыга инвалид коляскасы бүләк иттеләр

Алабугада "Мәрхәмәтле прокат«тан тернәкләндерүнең техник чараларын яңа хуҗаларына тапшыру дәвам итә. 

Декабрь аенда бүләккә тапшырылган коляска 2нче группа инвалиды Сергей Граховка ярады. Аның ике аягы да киселгән, шуңа күрә арбасыз булмый.
− Иске коляскам бар, тик аның култыксалары таушалып беткән, кулны җәрәхәтләве мөмкин. Тормыш иптәшем якындагы кибеткә йөри, анда газетадагы «Мәрхәмәтле прокат» турында белдерүне күргән. Минем коляска өчен култыксалар булмасмы дип, шалтыратырга булдык, ә миңа яңа арба тәкъдим иттеләр. Өйгә үк китереп куйдылар, мин бик канәгать. Зур рәхмәт! — дип рәхмәт белдерде ул.

Хәтерләсәгез, Президент грантлары фонды биргән грантны файдалану бәрабәренә, тернәкләндерүнең техник чаралары бушлай. 

"Мәрхәмәтле прокат"ның эш вакыты — көн саен 9.00-12.00, шимбә һәм якшәмбедән кала. Адресы: Алабуга шәһәре, Төзүчеләр урамы, 27нче йорт. Телефоннар: 8 (85557) 3-34-70, 8-917-938-24-57. E-mail: zakal-port@mail.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев