Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар 2025 елда төзекләндереләчәк территорияләрне сайлый ала

Тавыш бирү процессы дәүләт муниципаль хезмәтләре порталында гамәлгә ашырыла һәм 15 марттан 30 апрельгә кадәр уза.

Татарстанда быел «Безнең ишегалды» проекты буенча 800 дән артык ишегалды төзекләндереләчәк.

Бу хакта 2025 елда төзекләндерү планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү үткәрү турында матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде. Бу эшләр «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында башкарыла.

Бу язда, гадәттәгечә, 2025 елда төзекләндерү программасына кертеләчәк җәмәгать киңлекләре һәм ишегалды территорияләре буенча программаны планлаштыру процессы башланды.

Республика халкының катнашуы — федераль программаны гамәлгә ашыруның иң мөһим күрсәткечләренең берсе. Шуңа күрә Россиянең Төзелеш министрлыгы һәм «Милли өстенлекләр» коммерцияле булмаган автоном оешмасы 2025 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирү үткәрү турында карар кабул итте. Анда 274 җәмәгать киңлеге һәм 1550 ишегалды территориясе катнашачак.

— Тавыш бирү процессы дәүләт муниципаль хезмәтләре порталында гамәлгә ашырыла һәм 15 марттан 30 апрельгә кадәр уза. Нәтиҗәләр тавыш бирү тәмамланганнан соң бер атна узгач игълан ителәчәк, анда 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала, — ди Алексей Фролов.

Татарстан шәһәрләре үсеше институты директоры Наилә Зиннәтуллина билгеләп үткәнчә, иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүдә халык елдан-ел активрак катнаша. Аның сүзләренчә, 2022 елда тавыш бирүдә 207 329 кеше катнашса, ә 2023 елда инде үз фикерен 363 258 кеше белдергән.

— 2025 елда беренче чиратта төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирүгә ТРның 47 муниципаль берәмлегеннән 274 җәмәгать киңлеге тәкъдим ителде. Татарстанның 11 районының үзәк район хастаханәләре территориясе җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча тавыш бирүгә тәкъдим ителгән, — ди Наилә Зиннәтуллина.

Тавыш бирүдә Алабуга районы территорияләре дә катнаша:

— Шишкин урамы буенча Кама елгасы яр буе;
— Тынычлык проспектындагы Пионер паркы;
— Пролетар урамындагы ипподром территориясе янындагы сквер;
— Казан урамындагы Университет паркы;
— Тынычлык проспектындагы 8 нче мәктәп янындагы «арысланнар скверы».

Матбугат конференциясендә ТР Рәисенең «Безнең ишегалды» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында да сүз барды.

— Башта «Безнең ишегалды» программасы 5 елга игълан ителгән иде. Хәзер аның дәвам итәчәге аңлашыла, чөнки куелган бурычларны 5 ел эчендә генә колачлап бетерү мөмкин түгел. Хәзерге вакытта төзелеш сезоны башлануга актив әзерлек бара. Эшләр язгы су ташу тәмамлангач башланачак. 2024 елга 10 миллиард сумга 833 йорт яны территориясен төзекләндерү планлаштырылган, — дип билгеләп үтте Алексей Фролов.

— Ишегалды киңлекләрен программага кертүнең билгеле бер критерийлары бар. Мисалга, әгәр йорт 2014 елга кадәр төзелгән булса, аның ишегалдында ишегалды территориясен ремонтлауның башка программасы тормышка ашырылмаган булса һәм Татарстанның «БТИ» җәмгыяте инвентаризациясе нәтиҗәләре буенча асфальт-бетон япмасының сыйфаты канәгатьләнерлек түгел дип танылган булса — бу ишегалды программага кертеләчәк, — ди Татарстан шәһәрләре үсеше институтының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев