Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар «Балкыш» зона конкурсында катнашты

Өлкән яшьтәге үзешчән артистлар 10 чыгыш күрсәтте.

Шушы араларда гына Яр Чаллыда Татарстан ветераннарының үзешчән башкаручылары арасында «Балкыш» зона конкурсы булды.

Анда Алабуга Ветераннар Советы рәисенең урынбасары Анна Шумилова җитәкчелегендә 60лап алабугалы катнашты һәм аларның һәрбере диплом алды.

Алабугалылар 10 чыгыш күрсәтте. Евгений Бажин һәм Сергей Поспеловларның автор җырларын, шулай ук Танайкадан Әлфия Ганееваның соло башкаруын аеруча ошаттылар.

Шул ук авылдан Зоя Потанина һәм Римма Тюрикова дуэты да югары дәрәҗәдә булды, алар казак халык җырын башкарды. Танайканың рус халык хоры чыгышы да барысын сокландырды. «Сөембикә» җыр ансамбле башкорт халык җырын бик оста башкарды. «Ак каз» керәшен халык ансамбле, «Ритм-блюз» хореография ансамбле, «Красная гвоздика» халык хоры, Иске Күклек авылыннан җырчы Татьяна Колчина чыгышы күңелләрне әсир итте.

— Конкурска барып кайту яхшы оештырылган иде, — диде Анна Шумилова. — Моның өчен без Ветераннар Советы рәисе Геннадий Багановка рәхмәтле, ул катнашучыларны уңайлы автобуслар белән тәэмин итте. Хәзер бәйге нәтиҗәләрен көтәбез. "Балкыш"ның йомгаклау өлеше Казанда булачак, анда алабугалыларны да чакырырлар дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев