Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар башлык гранты кысаларында коймаларны ремонтлауга гариза бирүләрен дәвам итә

Коймаларын яңартырга теләүчеләр 4-48-98 телефоны буенча гариза бирә ала.

Район башлыгы башлангычындагы грант кысаларында, алабугалылар коймалар төзекләндерүгә киткән чыгымнарның бер өлешен кайтаруга гариза бирүләрен дәвам итә. 

Нефтьчеләр проспектында 199нчы йорт янында яңа капка һәм койма барлыкка киләчәк. Йорт хуҗабикәсе Светлана Назаркина ике атна элек гариза язган булган, һәм менә шушы көннәрдә эшчеләр койма баганаларын утыртты. 

− Бу грант турында мин, бер ай элек диярлек, Интернеттан белдем, уйлап та тормыйча, мөмкинлектән файдаланырга булдым. Кичен гаиләбез белән җыелып киңәштек тә, барысы да риза булды. Шуннан мин барып гариза биреп кайттым — шул. Ике атнадан документлар белән чакырдылар. Руслан Әмираховичка рәхмәт, ул безгә бөтенесен аңлатты һәм: «Керешегез» дип әйтте. Грант шартлары буенча, койма проектын хупладылар. Эшчеләр иске койманы сүтеп алды, аларга шатланып, улларым булышты. Йортыбызның шәһәр үзәгендәге проспектта урнашуын исәпкә алып, җәен мин йорт тирәсен һәрвакыт тәртипкә китерәм, чәчәкләр утыртам, яныбыздан гына автобуслар үтеп йөри, туристлар йөрткәне дә булгалый. Хәзер инде матур койма да булачак, − ди Светлана Петровна.

Нефтьчеләр проспектындагы йорт Светланага әбисеннән калган. Ул үзе Алабугада күптән түгел генә — бер елдан аз гына артык, бирегә ул Оренбургтан күчеп килгән. 

− Башта бик катлаулы булды, без профлист, металл һәм башкаларны каян алырга белмәдек. Безгә бөтенесен аңлаткач, кирәкле материалга заказ бирдек. Эшчеләр капка баганаларын куйды инде, бер-ике көннән койма өчен профлист сатып алырга барабыз. Якты чикләвек төсен сайладык. Бар эш өчен 123 мең сум акча китәчәк, шуның 50 меңен безгә кайтарачаклар — бу бик яхшы. Без болай да койманы яңартырга уйлап тора идек, сөенечкә, грант хакында белеп алдым һәм уйлап куйды: нигә эшләмәскә? Шундый мөмкинлек биргәне өчен, шәһәргә рәхмәт! Бу грант алабугалыларга зур ярдәм булып тора, безнең кебек үк, башка күп кенә кеше дә аннан файдаланып калыр дип уйлыйм, − ди Светлана Назаркина.

Хәтерләсәгез, бу башлангыч район башлыгы тәкъдиме белән гамәлгә куелган иде. Нигездә, ул Алабуганың аскы өлешендә яшәүчеләргә кагыла, анда шәхси йортлар күп. Кызганыч, кайбер йортларның коймасы аварга тора, урыны белән ватык, буяулары купкан, чынлап та, алар шәһәр күренешен бозганга, яңартылу көтә. Шулай да бар кешенең дә моңа мөмкинлеге юк. Шәһәр җитәкчелеге грант буенча шундый йорт хуҗалыгына 50 мең сум акча бирә, ул җирле бюджеттан бушлай бүленә.

АМР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Руслан Мусаев әйтүенчә, бүгенгә 5 гариза алынган, 3е хупланган, шуларның берсе башкарылган, икесе буенча эш бара.

Коймаларын яңартырга теләүчеләр 4-48-98 телефоны буенча гариза бирә ала, гаризаның үзен ppseralabuga@mail.ru электрон почтага җибәрергә кирәк. Аларны махсус комиссия карап, җиңүчене билгеләячәк. Гризаны рәсмиләштерүдә яисә грант алуда катнашу шартларын аңлатуда АМР Җәмәгать советы ярдәм итәргә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев