Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар чәршәмбе өмәсендә катнаша

Алабугада шәһәрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлыкка әзерлек бара.

Бүген иртәнге якта ук оешма хезмәткәрләре территорияләрне җыештыруга чыкты, алар үз учреждениеләре янында гына түгел, шәһәр урамнарында да тәртип урнаштыра.

Чәршәмбе өмәсенә кушылганнар арасында шәһәр хакимияте хезмәткәрләре дә бар. Алар район башлыгы белән бергә тирә-якны җыештырырга чыктылар.

— Кар эреп беткәч, кыш дәвамында җыелган чүп-чар ачылды. Шәһәребезне чиста итеп күрәсем килә, шуңа күрә шәһәрне чистарту буенча икеайлык алдыннан үз өлешебезне кертәбез. Бүген яхшы һава торышы, һәркемнең кәефе яхшы, Алабуганы яхшырак һәм чистарак итәргә тырышабыз, − диде АМР Советы Аппараты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева.

«Жилэнергостройсервис» хезмәткәрләре Геннадий Потапов һәм Рәүф Шамкин «Чебурашка» паркында чүп-чар һәм иске яфракларны җыйды. Алабуга — безнең шәһәр һәм без барыбыз да аның чиста булуы өчен тырышырга тиеш. Шул вакытта алабугалыларга да, кунакларга да күңелле булачак, диләр алар.

— Барлык халыкның да, элеккечә, чәршәмбе һәм шимбә өмәләренә чыгуы кирәк. 22 апрельдә Владимир Ильич Ленинның туган көнендә бөтен шәһәр җыештырыла иде, − дип искә ала 1 нче мәктәпнең хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Азат Фәттахов, ул мәктәп педагоглары һәм техник персоналы белән бергә Тынычлык проспектында тәртип урнаштырды. Коллектив шимбә көнне дә җыештырырга чыгачак.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрне санитар чистарту буенча икеайлык 1 апрельдән башлана һәм 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев