Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар Донбасс һәм Луганск балаларына ярдәм чарасында катнаша

Акциянең максаты: Донецк һәм Луганск республикаларында яшәүче балаларга уку мөмкинлеген кайтару.

Халыкара балалар китабы көне алдыннан оештырылган, балалар өчен китап җыю буенча «Китаплар — Донбасска» дип аталган Бөтенроссия чарасында Алабуга да катнашты. Акциянең максаты: Донецк һәм Луганск республикаларында яшәүче балаларга уку мөмкинлеген кайтару.

Алабугада китапларны «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсенә китерергә була. Басмалар рус телендә, яхшы сакланган булырга тиеш. Классик әдәбият бик мөһим: Александр Пушкин, Корней Чуковский, Агния Барто әсәрләре, шулай ук мәктәп программасына кергән, сугыш һәм камалыш турында, балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган заманча әсәрләр.

Беренче хәйриячеләр яхшылык эшләргә өлгерде инде. Җәмәгать кабул итү бүлмәсендә кызыклы энциклопедияләр, нәниләргә китаплар, рус әдәбиятының күренекле язучылары әсәрләре җыелган. Чарада гади шәһәр кешеләре катнаша.

− Каникулдан соң мәктәпләрдә укулар башланды, укучылар да бу акциядә катнашачак. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә кушылыр, − диде «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Эльза Гарифуллина.

Китаплар 11 апрельгә кадәр җыела, аннары аларны Казанга җибәрәләр. Сорауларны 3-48-10 телефоны буенча яисә Тынычлык проспекты, 28 адресы буенча «Иллюзион» кинотеатрында урнашкан «Бердәм Россия» бүлегенең җәмәгать кабул итүенә килеп бирергә мөмкин.

Алабугалылар Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләр өчен акча да җыйды. Барлыгы 67 мең сум акча, 19 кап консервланган ит, 400 кейс кәгазь эшләнмәләр һәм башка әйберләр җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев