Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар эт һәм мәчеләренә котыруга каршы бушлай прививка ясата ала

Прививка 22 декабрьдә ясала.

Алабуга дәүләт ветеринария берләшмәсе мәчеләр һәм этләргә котыруга каршы бушлай вакцина ясатылуы турында хәбәр итә. Аларның хуҗалары декабрьнең 22сендә түбәндәге адреслар буенча килә ала:

— 9.00-10.00 («Могҗизалар кыры», Болгар ур., 2а);
— 10.00-11.00 (машина кую урыны, Мәрҗани ур., 30а);
— 11.00-12.00 (4 микрорайондагы «Йорт янындагы бакча», этләр йөртү өчен мәйданчык);
— 13.00-14.00 (Тынычлык пр., 2б, Мәдәният сарае,);
— 14.00-15.00 (Тынычлык пр., 28, «Иллюзион» кинотеатры янындагы машина кую урыны).

Белешмәләр өчен телефон: 7-03-37, 7-89-53.

Зур үтенеч — эт һәм мәчеләрне ябык килеш яисә берәр җайлы сумкада, яки муенчак белән алып килегез.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев