Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар гаризасыз СНИЛС рәсмиләштерә ала

Татарстан Пенсия фонды балаларга СНИЛСны гаризасыз гына рәсмиләштерә башлады.

2020 елның 15 июленнән соң туган балаларның әти-әниләренә СНИЛС алу өчен документлар белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, фонд счет номерын бала әнисенең шәхси кабинетына җибәрә. Әлеге сервис дәүләт хезмәтләре порталы аша тормышка ашырыла. Пенсия фондының мәгълүмат системасында бала туу хакында ЗАГС реестрыннан хәбәр кергәч, баланың шәхси счетының индивидуаль номеры автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм әнинең Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Әлеге хезмәт Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлгән ата-аналарга гына күрсәтелә. Электрон почта яки СМС хәбәр аша СНИЛС рәсмиләштерү хакындагы мәгълүматны оператив рәвештә алу өчен шәхси кабинетта тиешле көйләү рәвешен сайларга кирәк. Уллыкка бала алган гаиләләр өчен СНИЛС алу тәртибе үзгәрешсез кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев