Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар «Гуляй» паркында «Кышкы квест»та катнашты

Катнашучыларга тизлек кенә түгел, креативлык та күрсәтергә кирәк иде.

11 гыйнварда «Гуляй» паркында күңелле һәм дәртле бәйрәм рухы хөкем сөрде. Биредә «Зима вместе» проекты кысаларында «Кышкы квест» узды. Уенда төрле яшьтәге 50дән артык кеше катнашты. 

Башта 8 команда уйнарга теләк белдерде, әмма шәһәр халкының кызыксынуы уен вакытында да сүнмәде: узып баручылар килеп, булган хәлләр белән кызыксындылар һәм кушылырга теләк белдерделәр. Уен маршруты 18 төп биремне, 2 — тизлеккә һәм 2 бонусны үз эченә алды. 

Көрәш күңелле һәм киеренке булды. Йомгак ясаганнан соң урыннар түбәндәгечә бүленде::

1 урын — «Төлкеләр» командасы.

2 урын — «Ну, погоди!» командасы.

3 урын — «Квинтет» командасы.

Ләкин бу көнне җиңелүчеләр булмады: барлык командалар да оештыручылардан татлы призлар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев