Алабугалылар Гуляй паркта ВИЧ-инфекциягә тест уза ала
Шулай ук проектның консультантлары замана авыруына карата булган барлык сорауларга җавап бирәчәк.
Җомга, 21 майда, 17: 00 дән 21:00 гә кадәр Гуляй паркта Тест-мобиль булачак, анда теләгән һәр кеше ВИЧ-инфекциясенә тест уза ала. Тест аноним үткәрелә. ВИЧ статусны тикшерү бушлай һәм бик тиз эшләнә.
Шулай ук проектның консультантлары замана авыруына карата булган барлык сорауларга җавап бирәчәк.
Россиядә хәзер ВИЧ-инфекцияле миллионнан артык кеше яши. Бу ел эчендә генә дә «Җиңү өчен тест» проекты кысаларында 6 меңнән артык кеше үзенең ВИЧ статусын ачыклаган.
Фото: АБНО «Новый век» матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев