Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар «Икенчел чималны үсентегә алмаштыр» акциясендә катнашты

Аның максаты — шәһәр территориясен шәһәр халкының үз көче белән чистарту һәм яшелләндерү.

Алабугада «Яшәеш әйләнәсе» экологик хәрәкәте һәм «Барс» яшьләр үзәге «Татнефть» компаниясенең грант ярдәме белән экологик балансны торгызу өстендә эшли. 

Быел көз алабугалылар янә «Икенчел чималны үсентегә алмаштыр» акциясендә катнашты. Аның максаты — шәһәр территориясен шәһәр халкының үз көче белән чистарту һәм яшелләндерү.

Моның өчен алабугалылар ел саен икенчел чималны (макулатураны һәм пластикны) эшкәртүгә тапшыра һәм шул рәвешле шәһәр чүплекләренә йөкләнешне киметә. Шулай ук үз ишегалларында гына түгел, җәмәгать урыннарында да агачлар утырта. 

Сентябрьдә «Барс» белгечләре макулатура җыю оештырды. Бу эшкә мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм экоактивистлар кушылды. Ә октябрь аенда инде ике тапкыр нарат үсентеләре утыртылды һәм кипкән үсемлекләрдән тирә-як җыештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев