Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар исерек шоферлар турында Telegram аша хәбәр итә ала

Мәгълүматны аноним калдырырга була.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, республиканың һәр районында юл кагыйдәләрен бозучылар, исерек шоферлар турында хәбәр итү өчен Telegram-каналлар булдырылган.

Каналны табу ансат: Telegram мессенджерының эзләү юлында (поиск) «Госавтоинспекция» сүзен һәм кирәкле район атамасын кертергә кирәк. Моннан тыш, гражданнарны кабул итү урыннарында урнаштырылган QR-кодлар ярдәмендә дә әлеге каналга язылырга мөмкин. 

Telegram-канал аша килгән барлык мәгълүмат — аноним.

Дәүләт автоинспекциясе исерек килеш руль артына утыру проблемасына битараф калмаска һәм алар турныда полициягә Телеграм аша, яки 112, 02 яки 8-843-533-38-88 телефоннары буенча вакытында хәбәр итәргә чакыра.

Исерек йөртүче турында алабугалылар @gibdd_elabuga_bot сылтамасы буенча кереп аноним хәбәр калдыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев