Алабугалылар изоляция чорында онлайн-концертлар һәм мастер-класслар карый ала
Бу атнада танылган артистлар, юмористлар, блогерлар, биючеләр, спортчылар һәм иҗтимагый оешмалар тамашачыларның күңелен күрергә әзер.
#Айдадомой акциясенә юмористлар, блогерлар, биючеләр, спортчылар һәм иҗтимагый оешмалар кушылды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Бүгенге көннән “Татарстан Республикасы” рәсми берләшмәсендә 9:00 сәгатьтә “Өйдә спортта” дигән көндәлек онлайн-зарядка башлана. Спорт сериясен Ксения Иванова – сертификацияләнгән фитнес-тренер, IPF пауэрлифтинг буенча Казан чемпионы ачып җибәрә.
13: 00 сәгатьтә онлайн-трансляцияне “Kavkazstyle” ансамбле җитәкчесе Сираж Җәвәдбәковтан мастер-классы дәвам итәчәк.
19: 00 сәгатьтә туры эфирда Лэйна җырлаячак.
Трансляцияләр Татарстан Республикасының рәсми мәйданчыкларында ВКонтакте, одноклассники һәм YouTube социаль челтәрләрендә узачак.
#Айдадомой акциясен инде театрлар, фитнес-клублар, коммерция оешмалары һәм Татарстанның гади кешеләре хуплады.
Казанда яшәүче йога һәм пилатесның сертификацияләнгән укытучысы Лилия Кабирова буш вакытны тәнне һәм рухны ныгыту өчен кулланырга тәкъдим итә: https://instagram.com/@lilya_yoga
Казанда триатлон үзәге коры йөзү буенча көн саен иртәнге 7дән башлап күнегүләр үткәрә: https://instagram.com/triathlon.global
Timerman нан онлайн-зарядка монда: https://www.instagram.com/timerman_org/
Өлкәннәр өчен онлайн-күнегүләрне йөзү мәктәбе үткәрә: https://www.instagram.com/time_to_swim_/
Яңа өлкә үзләштерергә теләүчеләр өчен:
Wellfitness компаниясе Инстаграмда фитнес-тренерлар өчен укыту семинарлары сериясен уздыра: https://instagram.com/wellfitness_company
“Фея” тегү мәктәбе сайтында пончо һәм пижамалар тегү: shkolafeya.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев