Алабугалылар халык санын алуның мөһимлеге турында фикерләре белән уртаклашты
15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу уза.
Халык санын алуга карашыгыз нинди, ул ни өчен мөһим, дигән сораулар белән алабугалыларның фикерләрен белештек.
Миңнечулпан Сафина, 8нче урта белем бирү мәктәбе директоры:
− Һәр кеше — җәмгыятьнең, тарихның бер өлеше. Дәүләт үсешен, гражданнарның нинди кыенлыклары барын, безгә нәрсәләр җитмәгәнен белү өчен, халыкның санын алуда катнашырга кирәк. Халык санын алу — анкета тутырып, илдә яшәүчеләр турында мөһим мәгълүмат туплау ул. Аның бөтен сораулары да турыдан-туры Россия кешеләренә кагыла. Еш кына күп белешмәләр документлаштырылмый, шуңа күрә дөрес җаваплар бирергә кирәк, халыкның тормыш шартлары күренсен. Шул рәвешле, кеше мәгариф, медицина, икътисад дәрәҗәсендә ил үсешенең киләчәккә планын эшләүдә катнаша. Сан алуда катнашу — үз халкыңа һәм илеңә битараф булмаган, җаваплы граждан булу дигән сүз.
Эльмира Әхмәтҗанова, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының Алабугадагы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:
Халык санын алу − бик мөһим чара һәм моңа җаваплы карау зарур. Һәрбер кеше үз фикерен белдерергә тиеш дип саныйм. Җанисәп нәтиҗәләре үземне дә бик кызыксындыра, аеруча милләт мәсьәләсендә. Милләтебез белән горурлану, аны саклау, аның кадерен белү кирәк. Аны яшәтүче дә, саклаучы да − халык үзе бит. Гомумән, теләсә нинди милләт кешесе нәкъ шул милләттән булуы белән горурланырга тиеш. Халык санын алуда катнашып, без киләчәкне булдырабыз.
Николай Мельников, Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы:
− Элек Рәсәйдә халык санын алуны 30-40 елга бер уздырган булсалар, хәзер аны ешрак үткәрергә кирәк, чөнки дөнья үзгәрә, глобальләштерү бара. Дәүләткә илдә күпме халык яшәвен, күпме пенсионер барлыгын, күпме кеше эшләгәнен һәм башкасын белеп тору мөһим. Бу нинди реформалар үткәрәсен аңлар өчен дә кирәк, иң әһәмиятлесе — алар халыкка булышуга юнәлдерелсен. Илдә нинди милләтләр яши, алар кайсы телләрдә сөйләшә, тел һәм халыкны югалтмас өчен, кемне һәм ничек якларга, моны да белү мөһим. Салымнар дөрес алынсынга да дәүләткә сан алу кирәк.
Гүзәл Фатыйхова, Алабуга муниципаль районының татар яшьләре оешмасы җитәкчесе:
— Халык санын алуда катнашу, минемчә, һәр кешенең гражданлык бурычы. Җанисәп нәтиҗәләре мөһим карарлар кабул итү мөмкинлеге бирәчәк. Һәр кеше тарафыннан бирелгән җаваплар зур әһәмияткә ия. Мин халык санын алуда онлайн катнаштым, «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша кереп, үз фикеремне белдердем. Бу бик уңайлы, беркая да барасы юк, үзеңә җайлы вакытта керәсең дә, тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирәсең. Өстәвенә, берәр эшкә бүленәсе булса, җаваплар саклана, яңадан кереп, дәвам итәсең генә. Киләчәк яшьләр кулында диләр бит, шуңа күрә бу чарада катнашу бик мөһим. Бергә булып, бер адым да артка атламыйча, читкә тайпылмыйча, үз халкыбызны саклап калырга, үстерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев