Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар кибетләрдә ипи булмауга игътибар иткән

Ипи һәм башка продуктларның булмавы начар һава торышы белән бәйле булды.

Узган ялларда, бөтен шәһәр буран нәтиҗәләре белән көрәшкәндә, алабугалылар азык-төлек кибетләре ассортиментында кайбер товарларның, төгәлрәге, икмәк продукциясенең булмавына игътибар итте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева хәбәр иткәнчә, һава шартлары белән бәйле рәвештә, узган ял көннәрендә, «Чаллы икмәге», «Түбән Кама икмәк комбинаты» җитештерүчеләреннән «Магнит» һәм «Пятерочка» сәүдә челтәрләренә икмәк китерү туктап торган. Әлеге компанияләрнең вәкилләре бу хәлне машиналарның ватылуы белән аңлата.

Район башкарма комитеты җитәкчелеге үтенече буенча шәһәрнең мини-пекарнясы икмәк пешерү күләмен арттыра һәм көненә 700гә җиткерә. Сәүдә нокталарының адреслары күрсәтелгән мәгълүмат оператив рәвештә социаль челтәрләрдә урнаштырыла.

Кечкенә сәүдә нокталарына икмәк продукциясе Можга, Кукмара, Менделеевск һәм Татар Чаллысыннан китерелә. Әмма бу күләм халыкның ихтыяҗын каплый алмый.

Әлеге хәл белән бәйле рәвештә, район башлыгы Рөстәм Нуриев кушуы буенча, киңәшмәгә, муниципалитетның кирәкле азык-төлек запасларын булдыру турында мөрәҗәгатен исәпкә алмыйча, халыкны кирәкле күләмдә икмәк һәм башка мөһим продуктлар белән тәэмин итү буенча үз бурычын үти алмаган эре сәүдә челтәрләре вәкилләре чакырылган иде. Алай гына да түгел, сәүдә челтәрләренең берсенең эре тарату үзәге район террриториясендә урнашкан, дип аңлатты Эльмира Әхмәдиева.

Муниципалитет тарафыннан «Пятерочка» һәм «Магнит» сәүдә челтәрләре җитәкчеләренә беренче чиратта кирәкле товарлар китерүдә хокук бозуларны бетерү турында дәгъва хатлары әзерләнгән.

«Тандер» АҖ («Магнит» гипермаркетлар челтәре) Идел буе округы дәүләт органнары белән тышкы коммуникацияләр һәм элемтәләр буенча җитәкчесе сүзләренчә, ял көннәрендә булган хәл форс-мажор категориясенә карый. Алабугада бу челтәрнең тарату үзәге юк, һәм продукция белән тәэмин итүчеләр, шул исәптән ипи белән дә, товарны Алабугадагы кибетләргә үз көчләре белән китерә. Бу очракта, М-7 трассасы ябык булу сәбәпле, «Чаллы икмәге» һәм «Түбән Кама икмәк комбинаты» җәмгыятенең зур йөк машиналары берничә көн йөри алмаган. Шуңа күрә сәүдә челтәре җитәкчелеге тарафыннан тәэмин итүчеләргә карата бернинди дәгъва да юк.

Товар запасын булдыру да мөмкин түгел: кибетләрнең склад биналары юк, һәм бу категория товарлар, мәсәлән ипи, озак саклана да алмый.
Бүгенге көндә товар ташу тулы күләмдә башкарыла, әмма кайбер кибетләргә керү кыен булганга күрә, өзеклекләр әле булырга мөмкин.
Мәкалә язылган вакытка, хәбәрче шәһәрнең берничә кибетендә булды. Ачыкланганча, алты кибетнең бишесендә икмәк һәм сөт продукциясе җитәрлек күләмдә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев